Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Халкыбыз авыр сынаулар аша, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, 1418 көнлек озын юл үтеп килгән, фашистлар Германиясен җиңүебезне белдереп күкләргә салютлар атылган тарихи көн – 1945 елның 9 маеннан соң 79 ел узды.