Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы фронтларында туган илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бу – сугышның барышын һәм безнең солдатларның батырлыгын яктыртып кына калмаган, ә үзләре дә бәрелешләрдә катнашкан безнең тармак хезмәткәрләренә хөрмәт билгесе. Хәрби журналистның төп роле – сугышчан иптәшләренең батырлыгы турында сөйләү.