Азнакайның үзәк мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан укытучы остазлар белән киңәшмә-уку уздырылды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты һәм остазларны уку елы тәмамлану белән тәбрикләде, дини кыйммәтләрне таратуда зур өлеш керткән, халыкка коръән сөннәт өйрәтүдә күп көч куйган остазларга олы рәхмәтен белдерде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Семинар укуда Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин «Азнакай мөхтәсибәтенең 2023-2024 елда эшчәнлеге белән таныштырды.