«Үлемсез полк» акциясе кысаларында Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ветераннарның портретлары күрсәтеләчәк.
«Аппаратная» телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, фотолар 9 майда 8.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр пәйда булачак. Шушы вакыт эчендә һәр портретны өч тапкыр (иртән, көндез һәм кич) күрсәтәчәкләр.
Телеграм-каналда искәртүләренчә, элегрәк Татарстанда яшәүчеләр «Россиянең үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте ресурсларында Бөек Ватан сугышында катнашкан...