Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын ачты һәм сугышларда һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.
«9 май – Ватаныбыз тарихында кадерле һәм изге көн. Ул илебезнең даны һәм горурлыгы. Бүген безнең әхлакый бурычыбыз – Бөек Ватан сугышындагы тарихи дөреслекне бозуны булдырмау. Татарстан уллары һәрвакытта да туган җирләрен батырларча сакладылар.