7 майда Нижневартовск шәһәрендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ел саен шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар туган илен яклап һәлак булганнарны искә алу һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына рәхмәт сүзләре әйтү өчен аның һәйкәле янына җыела.
Волонтерлар, совет солдатларының батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын искәртеп...