Теләче районы Олы Саурыш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл обелиск ачылган.
«Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов бәйгедә катнашы, грант откан акчаны һәйкәл ясарга тотарга планлаштыра. Халык та изге эштән читтә калмый, матди ярдәм суза, өмәләрдә дә катнашырга вакыт таба. Туып үскән авылларындагы изге гамәлгә читтә яшәүче якташлары кушыла. Халык бердәм булып үзарасалым акчасын да төзелешкә куша. Тамчыдан күл җыела дигәндә, уртак көч, тырышлык нәтиҗәсендә...