Махсус хәрби операция зонасындагыларга гуманитар ярдәм туплаудан мәгариф учреждениеләре дә читтә калмый. Манзарас урта мәктәбенең укытучылар, укучылар коллективы, әти-әниләр хәрбиләргә азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена чараларыннан тыш, махсус принтер ярдәмендә ясалган җайланмалар да әзерләп җибәрә. бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова хәбәр итә.
«3Д принтерында хәрбиләр өчен кирәк-яраклар ясап булганын элегрәк тә ишетеп белә идек. Шуның өчен без дә районның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы...