Вузлар, ссузлар белән эшчәнлеккә басым ясыйсы килә. Анда укучыларны берләштерә торган республикакүләм дәрәҗәдәге матбугат чарасы юк иде әле. Минем төп максат – вузларга барып җитү. Без аңларга тиеш: вузлар ул –студентлар гына түгел, анда яшь белгечләр, галимнәребез, экспертлар күп. Бүгенге яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, танылу мөһим.
КФУ белән хезмәттәшлек итәбез, шулай ук КНИТУ, КХТИ, Ветеринария академиясе, Аграр университет... Журналларда рубрикалар булдырабыз. Видеопроектлар эшлибез...