«Казан» бию ансамбле беренче тапкыр Төньяк Кавказда чыгыш ясады. Концертлар 17 апрельдән 23 апрельгә кадәр алты шәһәрдә - Махачкала, Избербаш, Дербент, Грозный, Нальчик һәм Владикавказда узды. Гастроль туры Россия Мәдәният министрлыгының бөтенроссия гастроль-концерт планындагы «Без - Россия» программасы кысаларында узды.
«Татар-информ»га Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сөйләгәнчә, коллектив якты һәм истә кала торган композицияләрне, традицион татар җырларын һәм биюләрен...