Чирмешәндә «әтер бакчасы» барлыкка килде. Бу көнне үзәк янына утызлап кеше җыелды. Яшь гаиләләрнең балалары белән килүе куанычлы хәл. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова хәбәр итә.
Акциягә район башлыгы Рамил Айбатов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та гаиләләре белән кушылды. 8 гаилә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, махсус хәрби операциядә булучылар истәлегенә агачлар утыртты. Яшьләр үзәге бакчасында миләш, шомырт һәм нарат агачлары тамыр җибәрәчәк.