Җиңү көне алдыннан Мәскәүдә шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Советлар Союзы Героен искә алырга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, һәйкәл урнашкан Зябликово районы җитәкчелеге һәм халкы килде. Бу турыда Тулы Вәкаләтле вәкиллекнең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, ел саен һәйкәл янына Ватанны саклаучыларны искә алырга һәм рәхмәт белдерергә теләүчеләр җыела.