Yummy Music лейблы 12 яшьлек туган көненә GALA журналы белән уртак кичә оештыра. Ул «Новая нефть» дип атала.
«Татар музыкасы – ул яңа нефть! Ул рекламада, кинода, театрда, паркларда һәм скверларда, урамнарда һәм стримингларда. Татар музыкасы тәрҗемәсез дә аңлашыла, ул мәдәниятне саклый һәм үстерә, җыр текстлары аша телне өйрәнәләр. Нефть, мөгаен, кайчан да булса бетәчәк, ә татар музыкасы беркайчан да бетмәячәк», – дип хәбәр итә лейбл.
20 апрель Werk арт-киңлегендә беренче тапкыр лейблның 15 артисты бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.