28 апрельдә, Анталиядә, Урта диңгез яры буенда Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышлап Төркия татарлары туган тел көнен билгеләп үткән. Татарстан байраклары белән бизәлгән бәйрәмдә 80 ләп кеше катнашкан. Бу хакта җыенны оештыручы – татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.
«Габдулла Тукай – милләтебезнең иң бөек, иң көчле шагыйре, аның иҗаты татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Тукай иҗаты – миллионлаган милләттәшләребезне рухландыра торган да, берләштерә торган да чишмә ул.