26 апрельдә Свердловск өлкәсе халык иҗаты сараенда «Яшьлек» татар җыры коллективының хисап концерты узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге исеменнән коллективны Татарстан Республикасы Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина котлаган. Ул коллектив җитәкчесе Рәфис Нигъмәтҗанов җыр иҗатын пропагандалауга, Свердловск өлкәсе территориясендә татар халкының мәдәни мирасын саклауга...