Актанышта «KARGAFEST – ОЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәме оештырылды. Бу хакта «Актаныш-инофрм» яза.
Татар халкының бик күп йола, гореф-гадәтләре табигать белән бәйле. Яз алып килгән кара каргаларны зурлап борын-борыннан Карга боткалары узган. Чорлар, заманалар үзгәрә барган саен Карга боткасы йоласы да онытыла башлады. Әлеге вазгыятьне Актаныш районы кабат яңартты.
«KARGAFEST – ОЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәмен оешма-предприятиеләрдән, авыллардагы клублардан килгән командалар парады башлап җибәрде.