28 апрельдә Чаллыда хәйрия концерты узган. Аннан кергән акчалар «Җәмигъ» мәчете төзелешенә юнәлдереләчәк. Бу хакта «Челниниские известия» хәбәр итә.
Концерт шәһәрнең хөрмәтле гражданы Дени Абрамашвили инициативасы белән оештырылган. Чарада Чечня Республикасы халык коллективлары һәм солистлары, Чаллының танылган артистлары катнашкан.
Биредә Чечня Республикасы Урус-Мартан районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Айдамиров чыгыш ясаган. Ул шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга...