26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Бу көнне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләре, башкаланың татар җәмәгатьчелеге активистлары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанадан соң татар мәдәни үзәге тарихи бинасының зур залында үзәкнең иҗат коллективлары һәм артистлар Тукай шигырьләренә музыкаль әсәрләр башкарды. Концертта шулай ук...