Комиссия оешканга хәйран гына еллар үткән булса да, боз кузгалды, дип әйтә алмыйм. Зур сөенечле нәтиҗәләр турында сөйләшергә бераз иртәрәк, чөнки милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны без бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз. Барчагызга рәхмәт!
Безнең мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милләттәшләребезгә кирәк кадәр күләмдә туган телдә басма матбугат булуын максат итеп куйдык. Газета-журналларга язылуны...