«Динамо- Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы Казанда 3:0 исәбе белән 2023-2024 елгы Россия чемпионатының финал сериясенең бишенче матчында Калининград «Локомотивын» җиңде һәм тарихта җиденче тапкыр ил чемпионы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тренерлар штабына һәм клуб җитәкчеләренә котлау телеграммалары җибәрде.
«Мондый казанышлар — уенчыларның, бөтен тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, тырыш һәм киеренке хезмәте.