Бүген, 28 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта салкын атмосфера фронты узу сәбәпле температура фоны төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Казанда яңгыр яву ихтималы күзәтелми.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр булган җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртә. Көндез ул кайвакыт 15-18 метрга кадәр...