Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале булып узды. Әлеге чарада Югары Утар инвалид балалар интернат йорты, Кызыл Мишә, Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар мәктәпләре укучылары, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты, «Балкыш» социаль тернәкләндерү бүлегендәге балалар һәм олылар катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Һәр катнашучы 7 төрле иҗади компетенциядә үзләрен сынап карый алды. Төймәләр белән һәм пластилиннан картиналар ясау, пирография, сабын ясау...