Бүген Татарстанда алмашучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез уртача яңгыр фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез һава температурасы +17 градустан югары күтәрелмәячәк.
Җил төньяк-көнчыгыштан исәр дип фаразлана, аның тизлеге секундына 11 метрга, көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.