Россия Президенты Владимир Путинның Төркиягә сәфәре якын арада булырга тиеш, әмма аның төгәл көне әлегә килештерелмәгән. Бу хакта РИА Новости Анкарадагы дипломатик чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
«Әлегә конкрет бернәрсә дә юк, якын арада [сәфәр датасы] ачыкланыр дип өметләнәбез», — дип аңлаткан чыганак.
Элегрәк, февральдә, Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган телефон аша сөйләшүләр барышында Россия коллегасының, сүз «иң якын перспектива турында» бармаса да, сәфәр белән килүне сузмаска вәгъдә итүен белдерде.