26 апрельдә, Габдулла Тукайның 138 еллыгы көнендә, Төркиядәге Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә мөрәҗәгать тапшырды. Наил Нәбиуллин имзалаган бу мөрәҗәгатьтә, Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорады. Шулай ук Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенде. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Әлеге хатта Татарстан башкаласы Казанның һәм Анталиянең тугандаш, кардәш шәһәрләр булуы искәртелде, Тукай исемен Анталиянең урам-паркларына...