Казан Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ) ремонттан соң гыйбадәтханә бүлмәсе ачылды. Ремонт Үзәк һәм «Апанай» мәчетенең уртак көче белән эшләнелгән дип хәбәр итте, «Апанай» мәчетенең «Иман» мәдәният-мәгърифәт Үзәге матбугат хезмәте.
«Кешедә тән авырулары һәм җан авырулары булырга мөмкин. Тән авыруларын дарулар, табиблар белән дәваласак, җан авыруларын – күңел тынычсызлыгын дога кылып, гыйбадәт кылып дәвалый алабыз. Мондый урыннар җаныбызны дәваларга мөмкинлек бирә. Изге айда изге гамәлләр кылырга кирәк.