«Ялкын» редакциясе һәм Татарстанның актив яшүсмерләре ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашты. Очрашуда Татарстан шәһәр, районнарыннан 15 егет һәм кызлар катнаша.
«Очрашуга килгәнегез, үзегезне яхшы яктан күрсәткәнегез, шигырьләр, әсәрләр язганыгыз, «Ялкын» журналын укыганыгыз, әти-әниләрегезнең горурлыгы булган өчен сезгә рәхмәт. Сез – безнең киләчәгебез, без сезнең белән горурланабыз. Сезнең өчен әти-әниләрегезгә дә рәхмәт. Гаиләдә укытучыларга, телгә, илгә мәхәббәт уятмасалар...