30 мартта Казанның «Корстон» үзәгендә узачак «Бизнес-ифтар» форумында катнашучы һәр эшмәкәр теләкләр агачында язылган бер хыялны чынга ашыра алачак. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Форумда хәйрия төп рольне алып тора. Без өч проект сайлап алдык. Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты, Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Все для детей» хәйрия оешмасы. «Все для детей» оешмасы безнең хезмәттәш тә...