Балтачның 4нче балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсының муниципаль этабында катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Тәрбиячеләр арасында узган бәйге берничә этаптан торды: беренче этапта балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәрбияченең эш тәҗрибәсен һәм балалар белән эшчәнлеген чагылдырган альбом тутырып, ул әлеге чараны оештыручыларга тәкъдим ителде; икенче этапта ДОСААФка җыелып, юл йөрү...