«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясе Камал театры артисты Алсу Каюмовага бирелде. Премия комиссиясе аның Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Саҗидә ролен билгеләп үткән.
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясе икегә бүленгән. Әлеге премиягә Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин һәм Минзәлә театры артисты Хафиз Хамматуллин лаек булган.
Рөстәм Гайзуллинга премия Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Зәйнетдин роле өчен...