Кичә Татарстанның Түбән Кама районыннан махсус операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен ифтарга чакырдылар. Очрашуны Үзәк Җәмигъ мәчете вәкилләре һәм муниципалитет оештырган. Рамазан аенда мөселманнар өчен солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү аеруча мөһим.
Өстәлләрдә төрле сыйлар бар иде. Мөселманнар, көндез ураза тотканнан соң, кояш баю белән авыз ачарга җыелган.
Мәчеттә хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән очрашулар даими үткәрелә. Бу юлы аларны аралашыр һәм...