Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Татар мәктәбе» дигән язма чыкты.
2004 елның 1 сентябрендә Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге карары белән Димитровград шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәп ачылды.
Хәзерге вакытта бу мәктәптә 300гә якын бала укый. Алар татар теле һәм әдәбиятын аерым фән буларак өйрәнәләр. Биредә класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия чаралары үзебезнең ана телебездә үткәрелә. Мәктәпне тәмамлаучы барлык егетләр һәм кызлар да БДИны югары балларга тапшырып...