Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры башланды. Финалга барлыгы 11 төбәктән булган 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз сайланып алынган. Алар төрле этапларда үз көчен сыный. Бәйгенең беренче һәм икенче турлары онлайн үткән.
«Беренче турда алар инша яздылар һәм үзләренең портфолиоларын җибәрделәр. Аннары без алар белән компьютер аша аралаштык, чөнки сөйләшмичә генә кемнең ничек язганын белеп булмый. Икенче турда алар без биргән сорауларга җавап бирделәр һәм өч видео төшереп җибәрделәр.