Көньяктан килгән циклон йогынтысында Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. Өч көндә, 26-28 мартта, республиканың көнбатышында айлык явым-төшем нормасының 30-50 проценты, көньякта һәм көнчыгышта 100 проценты һәм аннан да күбрәк яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фаразларда белдерелә.
Сишәмбе, 26 мартта, төбәктә явым-төшем ихтималы аз. Әмма көндез һәм кич республика, көньяк һәм көнчыгыш районнардан башлап көньяктан килгән циклонның алгы өлешендә була.