Биләргә һәм Чистайга галимнәрнең, бигрәк тә археологларның игътибары җитми. Мәдәният министры Ирада Әюпова бу проблеманы Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында күтәрде.
«Тарихи маршрутлар булдыру, музейлар эшен яхшырту, Чистай һәм Биләр шәһәрләрен туристик яктан үстерү - болар барысы да төп бурычларның берсе», – диде ул чыгышында.
Мәдәният министры республика җитәкчелеге ярдәме белән Биләр музей-тыюлыгына бәйле күп кенә инфраструктура проблемалары хәл ителүен...