Казахстанның Актүбә шәһәрендә III Халыкара «Евразия тарихында һәм мәдәниятендә Арал-Каспий төбәге» конференциясе оештырылган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Язма мирас» үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Стәрлебаш мәдрәсәсенең казах далалары халкының иҗтимагый-сәяси һәм дини тормышындагы роле дигән темага чыгыш ясаган.
«Башкортстанның борынгы авылларының берсе - Стәрлебашка XVII гасырда нигез салынган. Элек аны икенче Бохара дип тә йөрткәннәр.