РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чит ил гражданнары гадиләштерелгән формада Россия гражданлыгын ала ала.
«Россия Кораллы көчләрендә яки хәрби формированиеләрдә махсус хәрби операция үткәрү чорында хәрби хезмәткә контракт төзегән чит ил гражданнары, Президент указы нигезендә, Россия Федерациясе гражданлыгын алу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – дип хәбәр итте контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Шартлар буенча, контракт бер елдан да ким булмаган вакытка төзелергә тиеш...