Бүген Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка истәлек тактасы ачтылар. Истәлекле билге Чехов урамындагы 53нче йорт фасадына урнаштырылды. Чарада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Сабировның балалары, оныклары һәм аларның балалары катнашты.
«Мөхәммәт Галләм улы республика үсешенең күп кенә мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә үзенчәлекле якын килде. Аңа ышанып, безнең бөтен команда бердәм эшләде...