«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезоны финал ярышлары Болгарда узды. 6 финалист арасыннан кем җиңүче икәнен оештыручылар әлегә сер итеп саклый – КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына Төрки халыклар тарихы профиле буенча кемнең бюджет урынына ия буласы тапшыру телевидениедә күрсәтелгәндә генә билгеле булачак.
«Бик зур рәхмәт сезгә, мин сезне сокланып күзәттем. Сорауларның 90 процентына җавап та бирә алмаган булыр идем әле – чынлап әйтәм. Киләчәктә сезнең зур фәнни эшләрегезне күрергә язсын!