Бөек Ватан сугышы ветераны: Казандагы Җиңү парадын күреп еладым (Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бөек Ватан сугышы ветераны, фашист концлагерьлары тоткыны булган Вера Бакаева Казандагы Җиңү парадын карагач елаганын әйтте. «Быел Җиңү парады шуның хәтле югары дәрәҗәдә узды. Шаккатып карап утырдык. Мин хәтта еладым… Түзә алмадым. Шул авыр елларны күрдем бит мин. Хәзер миңа 90 яшь инде, ә барысы да һаман хәтердә», — дип уртаклашты ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән. Ветеран сүзләренчә, сугышта күрсәткән батырлыклар онытылмасын өчен, яшь буынга ветераннар белән очрашып торырга кирәк. Читать полностью...
Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью