«Зенит-Казан» клубының баш тренеры Владимир Алекно Иран җыелмасы белән килешү төзегән (Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Зенит-Казан» клубы баш тренеры Владимир Алекно Иран җыелмасы белән контракт төзеде. Бу хакта Иран волейбол федерациясенең рәсми сайты хәбәр итә. Чыганак мәгълүматлары буенча, Алекно Токиода Олимпия уеннары ахырына кадәр килешү төзегән һәм үз эшен 2020 елның 1 декабрендә башлаячак. Россия остазының ассистенты италияле Томазо Тотоло булачак, шулай ук Иран белгечләре тренерлар штабына керәчәк. Иранның волейбол җыелма командасы Токиода Олимпиадада катнашачак. Читать полностью...