Татарстанда болытлы һава торышы һәм юеш кар көтелә (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар фаразлана, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Бераз яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә», диелгән хәбәрдә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +1дән алып -4 градус арасындагы тамгада торачак. Көндез һава 5 градуска кадәр җылыначак. Моннан тыш, синоптиклар Татарстан халкын көндез һәм кичен көчле җил булачагы турында кисәтте. Читать полностью...