(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанда туган язучы Гүзәл Яхина «Дети мои» романы өчен «Большая книга» премиясе лауреатлары арасына керде. Бу хакта премиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гүзәл Яхина «Дети мои» китабы өченче урынны алды. Григорий Служительнең «Дни Савелия» китабы икенче урынга лаек булды. Жюри беренче урынны әдәбиятчылар Олег Лекманов, Михаил Свердлов һәм Илья Симановскийның «Венедикт Ерофеев: посторонний» китабына бирде.
Прозаик Валерий Попов әдәбиятка өлеш керткәне өчен мактаулы бүләккә лаек булды.