11 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» V Ачык Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул Мәрданшиннар гаиләсе тарафыннан үткәрелде. Аны оештыручылар арасында Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы һәм күпләгән иганәчеләр бар иде.
Конкурс ике этаптан торды: иң әүвәл 60 хатын-кыз катнашучы арасында «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры үтте һәм 22 конкурсант финалга чыкты. Финал мәртәбәле жюри каршында Мәдәният йорты бинасында уздырылды.