Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында катнашты. Ул журналистларының уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача күрсәткечтән ким булмавын теләвен әйтте.
«Бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы һөнәребезнең абруен күтәрүгә берничек тә ярдәм итми. 35-40 мең сумлык уртача хезмәт хакы яңа исемнәр барлыкка килүгә берничек тә этәргеч була алмый. Татарстанстат мәгълүматлары буенча...