Журналист, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов киләсе биш елга яңадан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды. Бу хакта «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды вакытында билгеле булды.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисен сайлау процедурасына башка кандидатлар тәкъдим ителмәде, Илшат Әминов бертавыштан яңадан сайланды. Моңа кадәр ул блогерлык һәм журналистика, массакүләм мәгълүмат чаралары...