Россиянең 46 югары уку йорты «Бөтендөнья иң яхшы 2000 университет рейтингы»на кергән. Алар арасында Казан федераль университеты да бар. Бу хакта CWUR Бөтендөнья рейтингы үзәге сайтындагы мәгълүматтан билгеле булды.
Дөнья рейтингында Татарстанның югары уку йорты 1049нчы, ә илнең югары уку йортлары арасында 18нче урынны алган.
Мондый уку йортлары арасында беренче урынны Мәскәү дәүләт университеты били, ул 233нче позициягә эләккән, икенче урында Россия Фәннәр академиясенең Лебедев исемендәге Физика институты ( 292 урын) тора.