Татарстанда «Күперләр янганда» дип аталган яңа татарча фильм төшерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел татар кинематографиясе өчен мөһим ел булуын ассызыкалды. Ул «Татаркино»га быел 100 ел тулуын, 20нче тапкыр кинофестиваль узачагын искәртте.
«Безнең кинематография тарихы гаять зур, горурлык хисе тудыра. Аеруча соңгы елларда безнең фильмнар федераль мәйданчыкларга чыга башлады.