Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов фикерләүләре белән аерылып торган затларга, шәхесләргә халыкның ышаныч белдерүен әйтте. Бу хакта ул Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында сөйләде.
«Татарстан журналистикасы гомумдөнья тенденциясенә каршы килә һәм кире юнәлештә бара. Буген көндә массакүләм мәгълүмат чаралары институтларының, редакцияләрнең роле кими бара. Ләкин шунысы гаҗәп: массакүләм...