Филология фәннәре докторы, институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Венера Макарова күренекле язучы Хәсән Сарьян әсәрләрендә персонажлар сөйләмендә, детальләрдә милли-дини традицияләрне тергезә дип саный. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
«Хәсән Сарьян кебек язучылар, идеологик чикләүләргә карамастан, характерлар тудырганда, персонажлар сөйләмендә...